3 май 2015 яңалыклары
-
Хөрмәт, олылауларга лаеклы ул, Әлфинур( фотолар)
-Минем хезмәтем хәрәкәт итүне таләп итә. Көне буена нинди төр күнегүләр генә эшләмисең. Эшкә барып - кайтканда да мин саф һавада җәяү йөрергә яратам. Хәрәкәт-тормышның асылы, дип саныйм,-ди язма героем. Сүзем "Чулман йолдызлары" үрнәк балалар хореография коллективы җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Әлфинур Шәвәлиева турында.
-
Хатирәләр сандыгын барлаганда табылган җәүһәрләр
Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәмметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга чакырды. Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар. Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады. Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән фотолар белән таныштырудан башлады. Алар Наил Сәләхетдинов тырышлыгы белән яңартылган...
-
"Матур булсын тормышлар!"- олыәшнәклеләр күңелендә шушы сүзләр кайтавазланна
Сугыш... Әлеге сүзне ишетү белән, күнелнең иң нечкә кылларына кадәр тетрәп куя. Ул елларның авырлыгын без - яшь буын, әби-бабаларыбызның сөйләгәннәреннән генә беләбез. Сугыш вакытларының бар ачысын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребезне сөендерәсе, күңелләрен күтәрәсе килә.
-
Иртәгә һава торышы бозылачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә - 4 майда, һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә.